Киленен үтерүдә шикләнелгән ир-ат өй арестына җибәрелгән

Татарстан Югары суды Станислав Шевыревка карата чик кую чарасын үзгәрткән.

Суд карары нигезендә ул сак астыннан чыгарылып, өй арестына җибәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына судның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Исегезгә төшерәбез, җинаять эше 14 октябрьдә булган һөҗүм вакыйгасыннан соң кузгатылган иде. Ул көнне Казандагы 94 нче гимназия янында 34 яшьлек Ирина Шевыревага мотоцикл шлемы кигән билгесез ир-ат пычак белән ташланган. Соңрак һөҗүм итүченең шәхесе ачыкланган — ул Рифат Солтанов булып чыккан. Тикшерү мәгълүматлары буенча, ир-ат хатын-кызга берничә тапкыр, шул исәптән муенына да пычак белән кадаган. Ирина Шевырева актив каршылык күрсәткәнгә генә исән калган. Аны хастаханәнең реанимация бүлегенә озатканнар.

Әлеге җинаять эше кысаларында барлыгы алты кеше шик астына алынган. Алар арасында зыян күрүченең ире Иван Шевырев һәм аның әтисе — Станислав Шевырев та бар. Икесе дә Казанда танылган эшмәкәрләр, «Волга-Автодор» ширкәтендә эшлиләр. Компаниягә кайчандыр Станислав Шевырев нигез салган.

Моннан тыш, һөҗүмне оештыруда һәм башкаруда «Волга-Автодор»ның куркынычсызлык хезмәте башлыгы Андрей Черкасин, сак сменасы җитәкчесе Булат Галләмов, шулай ук турыдан-туры башкаручы Рифат Солтанов һәм аның җинаятьтәше Бурихон Хәмидов гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, соңгы икесе ширкәттә рәсми булмаган рәвештә эшләгән.

Җинаять эше буенча тикшерү дәвам итә. Суд карары законлы көченә кергәнме-юкмы икәнлеге турында мәгълүмат бирелми.

Владимир Попов назвал порт Одессы стратегической точкой для ВСУ

Заслуженный военный летчик России, генерал-майор Владимир Попов в интервью aif.ru поделился мнением о то ...

  • 22.04.2026

Новак объявил о прекращении прокачки нефти из Казахстана в ФРГ через «Дружбу»

Нефть из Казахстана, которая ранее шла в Германию по трубопроводу «Дружба, перенаправят на другие лог ...

  • 22.04.2026

Владимир Путин сообщил о росте потока российских туристов на Сейшелы

Президент России Владимир Путин отметил увеличение числа российских туристов, посещающих Сейшелы, как со ...

  • 22.04.2026

Экономист Щербаченко перечислил полезные финансовые привычки

Финансовые привычки не всегда связаны с жесткими самоограничениями, а несколько простых правил помо ...

  • 22.04.2026