М12 трассасы буйлап Татарстанда кемпинглар, визит-үзәкләр һәм ял итү зоналары төзеләчәк

Туристлык инфраструктурасын үстерү программасында инвалидлар өчен мөмкинлекләр тудыру да күздә тотылган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты М12 юлы буйлап туристлык инфраструктурасын үстерү программасын коррупциягә каршы экспертизага тапшырган.

Документта юл янында кемпинглар, төбәктә җитештерелгән продукцияне сату өчен павильоннар, модульле бәдрәфләр, юыну, ана һәм бала бүлмәләре, шулай ук телемедицина нокталарын булдыру күздә тотыла, дип яза “КП-Казань”.

Шулай ук юл күрсәткечләр, брендлы маршрутлар, төбәк турында барлык мәгълүматларны үзенә сыйдырган визит-үзәкләр пәйда булачак. Балалар белән ял итү зоналары, спорт комплекслары, модульле мунчалар, кисмәкләр булдыру каралган. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә пандуслар, күтәрткечләр һәм башка җайланмалар булдыру аерым игътибар үзәгенә алынган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Энергетики отключили электричество в районе Аван и Ариндж в Ереване

Часть административного района Аван в городе Ереван сейчас остаётся без электричества. Об этом сообщает ...

  • 07.06.2026

Пострадавшая при атаке ВСУ девушка распишется с военным в больнице

Девушка, которой российский военный сделал предложение прямо в реанимации, готовится к реги ...

  • 07.06.2026

Полковник ВСУ Дрогайцев умер при загадочных обстоятельствах в Украине

Полковник Вооружённых сил Украины, командующий 19-й ракетной бригадой и отдавший приказ на обстрел Белго ...

  • 07.06.2026