Россиядә 2026 елның 1 апреленнән соңрак түләү шарты (рассрочка) өчен бәяне арттыру тыела

Россиядә 2026 елның 1 апреленнән сатучыларга түләү ысулына карап бер үк товарга төрле бәя кую тыелачак.

Ягъни товарны тулысынча шунда ук түләгәндә дә, рассрочкага алган очракта да аның бәясе бер үк булырга тиеш.

Бу хакта РИА Новости агентлыгына Сергей Гаврилов — Россия Дәүләт Думасының милек, җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, үзгәрешләр 284-ФЗ номерлы Федераль канун белән беркетелгән. Документ кулланучыларны товар бәясенең яшерен рәвештә арттырылуыннан яклауга юнәлдерелгән.

Яңа кагыйдәләр нигезендә сатучыларга:

* түләү ысулына карап бәяне үзгәртү;

* рассрочка яки түләүне кичектерү өчен өстәмә комиссия, процент яки башка төрле түләүләр билгеләү тыелачак.

Канун авторлары фикеренчә, бу яңалык сатып алучылар өчен шартларны ачыграк итәчәк һәм сәүдә өлкәсендә гаделлекне арттырырга ярдәм итәчәк.

Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив һәм көндәшле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Фильм «Майкл» преодолел рубеж в 1 млрд в российском прокате

Фото: Общественная Служба Новостей Байопик о короле поп-музыки Майкле Джексоне под на ...

  • 08.06.2026

Энергетики отключили электричество в районе Аван и Ариндж в Ереване

Часть административного района Аван в городе Ереван сейчас остаётся без электричества. Об этом сообщает ...

  • 07.06.2026

Пострадавшая при атаке ВСУ девушка распишется с военным в больнице

Девушка, которой российский военный сделал предложение прямо в реанимации, готовится к реги ...

  • 07.06.2026