Апас бозында истәлекле уен: Татарстан Республикасының хоккей легендалары командасы районның яшь хоккейчылары белән очрашты

Апас бозында истәлекле уен: Татарстан Республикасының хоккей легендалары командасы районның яшь хоккейчылары белән очрашты

“Алтын Алка” боз сараенда Россиянең, республиканың танылган хоккей йолдызлары катнашында үзенчәлекле чара узды.

(20 май, “Апастово-информ”).

Апаста танылган хоккейчыларны җылы итеп сәламләп, баллы чәк-чәк белән, кул чабып каршы алдылар. Хоккейчыларны күрергә, аралашырга бик күп җанатарлар да килде. Биредә махсус автограф-сессия һәм фотосессия оештырылды. Һәркем яраткан хоккейчылары белән фотога төшеп калырга, автограф алырга ашыкты.

Чара тантаналы төстә башланып китте. Хоккейчыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләп, чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, танылган хоккей йолдызлары Данис Зариповка, Кирилл Голубевка һәм Татарстан Республикасы Хоккей Федерациясе баш белгече Григорий Козловка Рәхмәт хатлары тапшырды. Апас боз сараенда шөгыльләнүче республика беренчелегенә узган хоккей ярышларында дүртенче урынны яулаган хоккейчыларның уңышлары да билгеләп үтелде. Алар район башлыгының Рәхмәт хатларына ия булды.

Татарстан Республикасының хоккей легендалары командасы Апасның “Алтын алка” командасы хоккейчылары белән дусларча уеннарда очрашты. Татарстан Республикасының хоккей легендалары командасы составында район башлыгы Айрат Җиһаншин да уйнады. Бозда киеренке көрәш барды. Апасның яшь хоккейчылары сер бирмәде. Уеннар хоккей йолдызлары файдасына 6:5 исәбе белән төгәлләнде.

Чара кысаларында Апасның яшь хоккейчылары өчен мастер-класслар да оештырылды. Россия һәм Татарстан хоккееның танылган уенчылары яшь спортчылар белән тәҗрибә уртаклаштылар, уен техникасы һәм тактикасының нечкәлекләре турында сөйләделәр. Мастер-класста — Данис Зарипов, Алексей Чупин, Артём Лукоянов, Михаил Архипов, Кирилл Голубев кебек хоккей йолдызлары теләкләрен җиткерделәр, киңәшләрен бирделәр.

Волкова рассказала, стоит ли покупать доллары на фоне укрепления рубля

Центробанк снизил официальные курсы доллара, евро и юаня, а укрепление рубля заставляет россиян зад ...

  • 20.05.2026

В охотугодьях Башкирии выявили факт браконьерства с гибелью трёх лосей

В общедоступных охотничьих угодьях Кармаскалинского района Башкирии выявили факт незаконной ох ...

  • 20.05.2026

Трамп поддержал встречу Путина и Си Цзиньпина в Пекине

Президент США Дональд Трамп заявил, что поддерживает встречу президента России Владимира Путина и предсе ...

  • 20.05.2026

"Яндекс 360" отключит облачные функции без подписки с 3 июня

Компании "Яндекс" решили с 3 июня ограничить доступ к облачным функциям в настольной версии приложения " ...

  • 20.05.2026