Таныш булыгыз: районыбызның гомуми практика табиблары

Таныш булыгыз: районыбызның гомуми практика табиблары

Район үзәк хастаханәсенең сәламәтлек сагында торучы беренчел звеносы – ул гомуми практика табиблары һәм аларның шәфкать туташлары

Гомуми практика табибларына һәм шәфкать туташларына гаять тә зур җаваплылык йөкләнгән, эшләре дә бик күп. Һәрберсе үзләренә билгеләнгән участокларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә, һәр пациент иң беренче эш итеп аларга мөрәҗәгать итә. Дөрес диагноз кую, кешене сәламәтләндерүгә омтылу – төп бурычларыннан булса, моңа әле кәгазь эше дә өстәлә, – отчет бирүне берәү дә чикләмәде, алар дәвам итә. Моннан тыш, урын өстендә ятучы авыручылар янына рейдларга йөриләр, хәрби комиссариатта үзләренә тапшырылган вазыйфаларны үтиләр, медицина күзәтүе, диспансеризацияләрне дә күп очракта хезмәт урыннарына барып үткәрәләр. «Мин үземнең участок табибымны белмим дә», дип әйтүчеләр юктыр арабызда, чөнки гомуми практика табиблары (ВОП) һичьюгы диспансеризациягә, прививкага дип булса да үзенең участогындагы кешесен эзләп таба. Шулай да участок табибларын һәм аларның шәфкать туташларын газета аша да белеп тору зыянга булмас.

Ләйсән Роберт кызы Трофимова

Участок табибәсе 2000 елда Балтач районы үзәк хастаханәсенә эшкә урнашканнан бирле, озак еллар Иске Салавыч, Яңа Салавыч, Биктәш авыллары халкына медицина ярдәме күрсәтә. Табибәнең карамагына тагын Балтач бистәсенең Булатов, Гагарин, Ямашев, Пионер, К.Якуб, Яшьләр (Молодежная), Болынлык (Луговая), Г. Кутуй, Киров, Т.Миңнуллин, Г.Мөхәммәтшин, Зарипов, Чияле, Южная, Такташ, Яруллин, Татарстан, Сабиров, Чишмәле (Родниковая), Гыйльметдинов, Вахитов, Чанышев, Сорнай, Алмалы, Садовая, Балкыш, Җиһанов, Яхин, Шушма, Медведев урамнарында яшәүчеләр дә керә. Әлеге участокларның шәфкать туташлары Альбина Шәмсуллина белән Рәзилә Гарифҗанова табибәнең уң кулы, табибка күренергә килүчеләргә ярдәм итүчеләр.

Соловьев Феликс Валерьевич

2017 елда эшкә кайткан яшь табиб район халкының күңелен бик тиз яулап алды. Белемле, алдынгы карашлы, җитез белгечкә, яшь булуына карамастан, коронавирус чорында аеруча да күндәм булып, авырлыкларны үз җилкәсенә алып эшләргә туры килде. 2002 елда Феликс Валерьевич Казан дәүләт медицина университетының ординатура бүлегенә невропатолог белгечлеге буенча укырга керде, укуын тәмамлап, 2023 елда янә район хастаханәсенә эшкә кайтты. Бүгенге көндә Феликс Валерьевич райондагы участок табибларының кураторы, хастаханәнең терапия бүлеге мөдире урынбасары. Феликс Валерьевич өлгер шәфкать туташы Ландыш Сафиуллина белән Субаш (Каенсар, Сосна Пүчинкәсе), Көшкәтбаш авылларына, Балтач бистәсенең Нариман, Октябрьнең 70 еллыгы, Әхәтов, Комсомол, Чәчәкле (Цветочная), Себер тракты, Кара күл, Зоя Космодемьянская, Чехов, Высоцкий, Мир, Г.Вәлиева, Кол Гали, Сөембикә, Ф.Кәрим урамында яшәүче пациентларына хезмәт күрсәтә.

Гөлшат Илдар кызы Зиннәтуллина

Гөлшат Илдаровна хезмәт юлын 2002 елда Чепья хастаханәсендә башлый, 2005 елда Балтач үзәк хастаханәсенә күчә. Озак еллар район халкының сәламәтлеген кайгыртуны табибә шәфкать туташлары Рәмзия Муллагалиева һәм Ландыш Әхмәдуллина белән бергә башкара. Алар бергәләшеп Кенә, Урта Көшкәт, Ярак-Чурма, Гондыр, Пор Көтәш авылларында һәм Балтач бистәсенең Косманавт, К.Насыйри, Гарифуллина, Тумашева, С.Садыйкова, Елгалы (Речная), Н. Дәүли, Исхакый, Рәхимова, Кояшлы (Солнечная), Хисамов, Шакиров, Комаров, К.Нәҗми, Т.Гыйззәт, Восточная, Галимуллин, Искра, Рәфыйков, Искәндәров, Уңышлы (Урожайная), Әсадуллин, Мазһаров, Каенлык, 9 май, Бигичев, Лози кыры (Лозинское поле), Сугышчы-интернационалистлар, М. Мәрҗани, Мәктәп (Школьная) урамында гомер итүчеләрнең сәламәтлекләрен кайгыртып эшлиләр. Табибәнең Ләйлә Шәйхетдинова дигән уңган шәфкать туташы бу көннәрдә бәби көтә, нарасыен якты дөньяларга тудырып, исән-сау тигезлектә багып, матур тормышлар насыйп булсын Ләйләгә.

Резеда Нуретдин кызы Закирова

Резеда Нуретдиновна районның сәламәтлек өлкәсендә 2021 елдан бирле игелекле хезмәттә. 2015-2022 елларда Чепья участок хастаханәсе табибы, 2023 елдан янәдән үзәк хастаханәдә хезмәт юлын дәвам итте. Озак еллар медицина өлкәсендә намуслы хезмәт куючы Гөлчәчәк Хәкимова белән бергәләп Югары Ушма, Түбән Ушма, Зур Лызиның беренче һәм икенче өлешенә кергән, Кече Лызи, Сала Көшкәт авыллары халкын дәвалыйлар. Балтач бистәсенең Ленин, Бәширов, Арбузов, Сәлахов, Б.Урманче, Салкын Чишмә, Наратлы (Сосновая) урамнарында яшәүчеләр дә алар карамагында. Резеда Нуретдиновна хәрби комиссариатта да бик зур, четерекле эш алып бара – армиягә чакырылучылар, контракт төзүчеләр белән дә эшли.

Зилә Фәнис кызы Шәйхетдинова

Зилә Фәнисовнаны биредә «максатчан рәвештә укыткан үзебезнең кыз ул безнең», диләр. Әлеге сүзләрнең асылында куану, горурлану белән бергә яшь белгечкә зур өметләр баглау да ята. Яшь табибә эшкә 2024 елда табиб-эндокринолог буларак килә, озак та үтми аны гомуми практика табибы итеп билгелиләр. Яшь шәфкать туташы Алсинә Закирова белән Түнтәр, Карадуган авылларының хөрмәтле шәфкать ияләренә әйләнә баралар. Шулай ук Балтач бистәсенә кергән Төзүчеләр, Таң, Ш.Усманов, Исаев, Фазлыев, Совет, Тукай, Ә. Фәйзи, Алкин, Девятаев, Ибраһимов, Ахунов, Сәетгалиев урамында яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтәләр.

Гөлүзә Рифхәт кызы Сабирова

Гөлүзә Рифхәтовна 2022 елда Кариле участок хастаханәсендә эшли башлый, быелның гыйнваренда район үзәк хастаханәсенә күчерелә. Шәфкать туташлары Наҗия Шәрәфетдинова һәм Лилия Заһидуллина белән Сосна, Арбаш аылларына, Балтач бистәсенең С.Хәким, Дуслык, Г.Камал, Гыймадиев, Гозәеров, Хәләл, М.Мәгъдиев, Пушкин, Еники, Б.Әхмәдуллина, Әмирхан, Курченко, Гыйләҗев, Ялтра, К.Маркс, Свердлов, Х.Туфан, Тинчурин, М.Гафури, Күлле (Озерная), Баруди, Яр буе (Набережная), Урманлы (Лесная), Кол Шәриф, И.Юзеев урамында гомер итүчеләргә дә, авырый калсалар, төп таяныч алар.

Галия Рашит кызы Закирова

Галия Рашитовна 2017 елдан башлап район үзәк хастаханәсендә эшли, җитез шәфкать туташы Фирдия Сафина белән Шубан, Таузар авылларында, Балтач бистәсенең Энергетиклар, Сәйдәшев, 1 май, А.Алиш, Чулпан, М.Кәрим, М.Җәлил, Королев, 8 март, Некрасов, Җиңүнең 50 еллыгы, Н. Исәнбәт урамнарында яшәүчеләрнең сәламәтлекләрен кайгырта.

Айгөл Марсель кызы Шакирова

Айгөл Марселевна шулай ук участок табибәсе. Яшь табибә укып бетереп, 2023 елда кайтты. Бүгенге көндә декрет ялында. Өметле табибәбезгә гаиләсендә, тормышында уңышлар телибез һәм коллегалары сафына көтеп калабыз.

Минвостокразвития поддержало строительство ТЛЦ на Чукотке

В Чукотском автономном округе планируется возведение новых торгово-логистических комплексов, что охватит ...

  • 21.02.2026

Вместо рассыпчатого печенья пеку бисквитное: немного сметаны в тесто — и выпечка воздушная

Вместо рассыпчатого печенья пеку бисквитное. Секрет мягкости прост: немного сметаны в тесто ...

  • 21.02.2026

Российский лыжник Коростелев занял пятое место в марафоне на Олимпиаде

Шестое золото подряд завоевал норвежец Клебо Российский лыжник Савелий Коростелев занял пятое мест ...

  • 21.02.2026

Татарстан готовится к весенне-полевым работам

В Татарстане продолжается подготовка к весенне-полевым работам. Заместитель Премьер- ...

  • 21.02.2026