Лариса Долина миллионнарча сум зыянны каплау таләбе белән судка мөрәҗәгать иткән
Җырчы Лариса Долина Казаннан Артур Каменецкийга һәм башка җинаятьчеләргә карата 176 миллион сумлык зыянны каплау таләбе белән дәгъва гаризасы тапшырган. Бу хакта «Татар-информ» Мәскәү өлкәсенең гомуми юрисдикциядәге судлары матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
«Балашиха шәһәр судына Л.А.Долина вәкиленнән А.Н.Цырульниковага, Д.М.Льеонтьевка, А.И.Каменецкийга һәм А.Д. Основага карата 176 141 000 сум күләмендә зыянны каплау таләбе белән дәгъва гаризасы керде», – диелгән хәбәрдә. Суд дәгъва гаризасын карап тикшерүгә кабул иткән.
Исегезгә төшерәбез: Казаннан Артур Каменецкий җырчы фатирына бәйле мошенниклык турында эш буенча 7 елга катгый режимдагы колониягә (900 мең сумлык штраф белән) хөкем ителгән. Моннан тыш курьер Анжела Цырульникова – 7 ел колониядә утырачак, Дмитрий Льеонтьев – 7 ел махсус режимдагы колониядә (900 мең сумлык штраф), Андрей Основа – 4 ел гомуми режимдагы колониядә (900 мең сумлык штраф) җәза чарасы узачак.
16 декабрьдә Россия Югары суды Мәскәү үзәгендәге күчемсез милек тирәсендәге бәхәскә нокта куйган. Суд сатып алучы – Полина Лурьеның мөлкәткә хокукын раслап, Долинаның фатирда законсыз яшәвен таныган. Шуннан соң Мәскәү шәһәр суды җырчыга торактан чыгып китү бурычын куйган.
Фатир тирәсендәге ыгы-зыгы 2024 елда, Долинаның телефон мошенниклары корбанына әйләнүе мәгълүм булгач, башланган. Нәтиҗәдә ул фатирын саткан, әмма соңрак Хамовники суды алыш-бирешне гамәлдә түгел дип таныган. Бу карарны Мәскәү шәһәр суды һәм гомуми юрисдикциядәге Икенче кассация суды да раслаган. Ләкин Югары суд, аны инкарь итеп, Лурьеның милекче булып торуын таныган.