Юрист кредит түләвен нинди очракта кичектереп торырга мөмкин булуын аңлаткан

«Эштән китәргә туры килү сәбәпле, кредитны түләү кыенлашты. Түләүне кичектерүне сорап, банкка мөрәҗәгать итәргә уйлап торам. Шуның шартларын аңлатып үтсәгез иде», дип сораган Балык Бистәсенән Сәвия Галиуллина.

Сорауга юрист Булат Закиров җавап бирде:

– Кереме узган елдагыга караганда 30 процентка кимегән кешеләр, шулай ук гадәттән тыш хәл, әйтик, янгын, су басу аркасында мөшкеллеккә төшүчеләр түләүне ярты елга кадәр кичектерергә мөмкин. Ләкин банк түләнмәгән кредитның күләменә караячак. Автомобиль кредиты – 1,6 миллион сумнан, куллану кредиты – 450 мең сумнан, кредит картасы буенча бурыч 150 мең сумнан артмаска тиеш. Артса, түләү кичектерелмәячәк.

Шулай ук ипотека түләве буенча да «тәнәфес» ясарга мөмкин. Рәттән ике айдан күбрәк авырган, эшсез калган, бала туып, айлык уртача керем кимендә 20 процентка кимегән, шул ук вакытта ипотека түләве керемнең 40 проценттан артыграгын тәшкил иткән очракларда түләүне кичектерергә була.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Юрист кредит түләвен нинди очракта кичектереп торырга мөмкин булуын аңлаткан

«Эштән китәргә туры килү сәбәпле, кредитны түләү кыенлашты. Түләүне кичектерүне сорап, банкка мөрәҗәгать ...

  • 04.05.2026

БПЛА атаковал Фуджейру: пострадали три гражданина Индии

Трое граждан Индии были ранены в результате атаки беспилотного летательного аппарата на промышленную зон ...

  • 04.05.2026

Два крупных российских банка завершили присоединение

Объединение ВТБ и Почта Банка — один из крупнейших интеграционных проектов последних лет. ВТБ ...

  • 04.05.2026

В Брянской области семь сотрудников «Мираторга» получили ранения при атаке ВСУ

Фото: Общественная служба новостей Губернатор Брянской области Александр Богомаз заяв ...

  • 04.05.2026