Казанда БРИКС халыкара матурлык бәйгесе башлана

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә беренче БРИКС илләре халыкара матурлык конкурсын ачу тантанасы көтелә. Чара камералы театр тамашасы форматында узачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.

Программаның музыкаль өлешендә Zivert, MONA һәм DINARA кебек башкаручылар чыгыш ясаячак. Тантана кичке күлмәкләр кигән конкурсантлар парады белән тәмамланачак.

Казанга инде 17 илдән катнашучылар килде. Үз яшь категорияләрендә җиңү өчен Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Индонезия, Беларусь, Боливия, Куба, Казахстан, Малайзия, Нигерия, Таиланд, Уганда, Үзбәкстан, Вьетнам һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре көрәшәчәк.

Конкурс Президенты Динара Сәләхова билгеләп үткәнчә, республика һәм бөтен татар халкы кунакларны кабул итәргә әзерләнгән. Аның сүзләренчә, бу дөнья дәрәҗәсендәге уникаль вакыйга — биредә БРИКС илләренең диалогы өчен платформа булдырылачак. Милли конкурслар оештыручылар һәм директорлар татарларның кунакчыллыгын югары бәяләгән.

Жюри составында визажист Елена Крыгина, стилист Влад Лисовец, ораторлык осталыгы педагогы Лина Арифуллина, актёр һәм продюсер Игорь Жижикин, хореограф Никита Мусатов, модель һәм телевидение алып баручысы Виктория Лопырева, җырчы Марк Тишман, Россия бодибилдинг федерациясе президенты Александр Вишневский, психолог Татьяна Другова, блогер Дима Пеле һәм башкалар булачак.

Тантананың дәрәҗәле кунаклары арасында актриса Юлия Пересильд, җәмәгать эшлеклесе Ксения Безуглова һәм аның ире Георгий Перадзе, актёрлар Андрей Мерзликин, Андрей Страхов, Евгений Стычкин, Даниил Воробьёв, Анна Пересильд, хореограф Алла Сигалова, Зур театр солисты Ана Туразашвили, Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина булачак, дип көтелә.

Вафельно-шоколадное мороженое: соединяю всего 2 ингредиента и отправляю в морозилку на 20 минут

Удивите домашних необычным лакомством — вафельно-шоколадным мороженым. Вкус получается насы ...

  • 01.03.2026

Торги на биржах Дубая и Абу-Даби в ОАЭ остановлены

Регулятор фондовых рынков Объединенных Арабских Эмиратов (ОАЭ) сообщил о прекращении торгов на Дуба ...

  • 01.03.2026

В России запускают систему защиты от мошеннических микрозаймов

Теперь компании обязаны передавать данные о заявках и заемщиках, которые не прошли проверку С 1 мар ...

  • 01.03.2026

Упавшие глыбы снега и льда сорвали вывески с дома по проспекту Победы в Казани - фото

Сегодня днём упавшие глыбы снега и льда сорвали вывески с многоквартирного дома по проспекту Победы ...

  • 01.03.2026