Фәрит Мөхәммәтшин Индус Таһировны 90 яшьлек юбилее белән котлады
Бүген Казан федераль университетының Император залында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты гыйльми советының тарих фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр Академиясе академигы, Дәүләт Советының беренче, икенче, өченче чакырылыш депутаты (1995-2009 еллар) Индус Таһировка 90 яшь тулуга багышланган киңәйтелгән тантаналы утырышы узды.
Юбилярны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт һәм парламент депутатлары исеменнән ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
«Индус Таһиров – күренекле галим, көчле сәясәтче, республикабызда гына түгел, аннан читтә дә танылган шәхес. Республика тормышының иң мөһим мизгелләрендә, катлаулы 1990 елларда Дәүләт Советының депутатлар корпусы составында төп хокукый документлар – Конституция, Дәүләт суверенитеты турында декларация, Вәкаләтләр чикләрен билгеләү турындагы Шартнамә өстендә эшләрдә актив катнашты һәм сайлаучылар арасында аңлату эшенә зур өлеш кертте, – дип мөрәҗәгать итте юбилярга һәм тантанада катнашучыларга Фәрит Мөхәммәтшин. – Шундый әзерлекле, белемле кешеләр ярдәмендә без ул елларда республикабызның күпмилләтле халкы мәнфәгатьләрен яклый алдык». Дәүләт Советының Мактаулы рәисе юбилярга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук юбилярга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәмиев исеменнән котлау телеграммаларын укыды.
«Сез гомер буе туган Татарстанга тугры хезмәт итәсез, күпкырлы талантыгызны һәм иҗади энергиягезне уртак эшкә кертәсез. Сезнең эшчәнлегегез тарих фәненә, югары мәктәпкә генә түгел, ә республикабыз елъязмасында аның хәзерге тәҗрибәсен һәм бай, нәтиҗәле тормышын билгеләгән мөһим иҗтимагый-сәяси процессларга да бәйле», – диелә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммасында.
Фәрит Мөхәммәтшин Индус Таһировка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Фәрит Мөхәммәтшин шәхсән үз исеменнән юбилярга исемле сәгать бүләк итте.
Индус Таһиров – тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы, РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Республиканың Дәүләт премиясе лауреаты. Өч чакырылыш Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана (1995-2009 еллар). 1990 елда Индус Таһиров ТССР дәүләт суверенитеты турында Декларация проектын әзерләүдә катнаша; 1991 елда, Татарстан вәкилләре һәм ил җитәкчелеге республиканың статусы турында сөйләшүләр вакытында аңа делегация җитәкчесе урынбасары вазифасы йөкләнә; 1992 елда Татарстанның яңа Конституциясенең төп нигезләмәләрен эшләүдә катнаша. Ул 1994 елның февралендә имзаланган РФ һәм ТР арасында «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр алмашу һәм вәкаләтләр бүлешү турында» Шартнамәне әзерләү буенча республика делегациясе составына керә.
Индус Ризак улы Таһиров тарих фәнен үстерүгә зур өлеш кертте. Аның эшчәнлеге республикада, Россиядә һәм бөтен дөньяда югары бәяләнгән. Аның татар халкының меңьеллык тарихына һәм Татарстанның милли дәүләтчелегенә багышланган, татар халкының милли дәүләтчелеге үсешен борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр киң яктырткан фундаменталь хезмәтләре Ватан мирасының алтын фондына керә. Индус Таһировның монографияләре дистәләгән телләргә тәрҗемә ителгән.
Индусу Таһиров элегрәк ТРның «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Дуслык», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнгән иде.