post

Айрат Закиров Вадим Захаров төркеменнән китүе турында: «Вадим абый белән килешә алмадык»

Айрат Закиров Вадим Захаров төркеменнән китүе турында: «Вадим абый белән килешә алмадык»

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров һәм Люция Мусинаның улы — саксофончы Айрат Закиров Вадим Захаров төркеменнән киткән. Хәзер ул популяр җырчы Ләйлә Галиева белән эшли. Яшь җырчыга яңа төркемдә эшләү ошыймы икән, моның хакта аның үзеннән сораштык.

Айрат, Вадим Захаров төркеменнән ник китәргә булдың? Ул синең китүеңә ничек карады?

Вадим Захаров белән килешә алмадык, шуңа төркеменнән киттем. Ул җомга, шимбә көннәренә концертлар куя башлады, мин бу очракта банкетларда эшләвемне сайладым. Вадим абый миңа «Ярар китсәң – кит, бу синең эшең», – диде, уңышлар теләде.

Ләйлә Галиева төркеменә ничек килеп эләктең, ул сине үзе чакырдымы?

Вадим Захаров төркеменнән киткәч, ике атнадан соң Ләйлә Галиева миңа үзе язды, эшләргә тәкъдим итте. Мин үземнең бәяне әйттем дә, ул килеште, шулай итеп Ләйлә апа төркемендә эшли башладым. Ул миңа карата яхшы мөнәсәбәттә, чын күңелдән барыбызга да үсеш тели, чөнки без үссәк – аның концертларына да күбрәк кеше килә (көлә).

Җитәкче буларак, кайсы җырчы күбрәк ошый?

Вадим Захаровта да, Ләйлә Галиевада да ошады. Алар безне ашаталар-эчертәләр, яраталар. Вадим абыйга да, Ләйлә апага да шундый мөнәсәбәт өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.

Ләйлә Галиева аппаратура ташыттырмыймы соң?

Аллаһка шөкер, юк. Мин башта ук бу эшне башкармаячагымны әйттем.

Хезмәт хакына килгәндә, кайсында күбрәк?

Монысы сер булып калсын әле, халык аны барыбер беләчәк. Интервьюда бу сорауга җавап бирәсем килми.

Ләйлә Галиеваның төркемендә эшләве ничек соң?

Бу Ләйлә апаның беренче сезоны, бергә беренче тапкыр эшлибез. Без һәрвакыт позитивта. Негатив барлыкка килә башласа да, без аны позитив белән каплыйбыз.

Ләйлә Галиева концертларны күп куямы, үзеңә вакыт каламы?

Ләйлә апаның концертлары Вадим Захаровныкы кебек күп түгел. Сезонга 38 концерт куйдык. Тик шунысын искәртеп узарга кирәк: һәр концертта иң әз дигәндә, залның 80 проценты тамашачы белән тулы. Аннан да азрак кеше килми. Бөтен концертлар «рентабельный» булды. Болай эшләү минем өчен бик уңайлы, чөнки банкетларда эшләргә дә, үземә дә вакыт кала. Шуңа мин Ләйлә Галиева төркемендә булуыма бик шат.

«Мин хейтерлардан көч алам»

Хәзер концертларда Вадим Захаров җырларын башкарырга рөхсәт юктыр? Үз репертуарыңны туплыйсыңмы?

Рөхсәтне, гомумән, беркем бирмәде дә. Аның җырын башкарырга сораганда, ул миңа «неоднозначно» итеп җавап бирде. «Кайтара алмам» җырын банкетларда җырларга сорыйлар, башкарсам буламы?» – дигәч, ул миңа: «Үземне чакырсыннар, мин аларга җырлармын», – диде. Мин моны үземчә: «Әйе, җырла энекәш», – дип кабул иттем, әлегә Вадим абыйның шалтыратып: «Кайтара алмам инде»не «стоп»ка куй», – дигәне булмады.

Хәзерге вакытта репертуарым өстендә эшлим. Сыйфатлы, матур җырлар булдырырга тырышам.

Әти-әниең Вадим Захаров төркеменнән китүеңә ничек карады?

Алар нормаль карашта. Әти кайвакыт шелтә генә белдерә, аннары: «Кешегә ошаса, эшлә», – ди.

Айрат, социаль челтәрләрдә активлашып киттең, хейтерларың да барлыкка килгән. Алар язган сүзләрне күреп, күңелең төшмиме?

Мин хейтерлардан көч алам. Алар миңа ни генә язмый, арада «Ник алай сикерәсең?», «Ник үзеңне сәхнәдә маймыл кебек тотасың?» ише тупас сораулар бирүчеләр дә бар. Үземнең сөйләгәнне видеога төшереп, социаль челтәргә куям һәм халыкка ул «керә». Моның ник алай икәнен үзем дә белмим, тик кешегә ошагач, мин шуны дәвам итәм. Берәр тема башлыйм да, язылучыларым һәм башкалар аны күтәреп ала.

Синең видеоларың астына еш кына әти-әнисен оятка калдыра, дип тә язалар. Моны әти-әниең үзләре күрәме, ни диләр?

Әти-әни моңа көлеп карыйлар, чөнки алар чынлыкта минем нинди кеше икәнне беләләр. Ә башкалар бит белми, мине психологик яктан авыру, дип уйлылар. Минем сәхнәдәге образым тормышта нинди булуым белән туры килми, шуңа кешеләр чынлыкта очрашканда, минем белән башкача аралаша.

Дәртле биюләреңне махсус игътибар җыяр өчен кертәсеңме?

Әйе, биюләремне караулар җыю өчен кертәм. Аны күреп, кешеләр «лайк» куя да, социаль челтәр ул кешеләргә мин урнаштырган башка видео-фотоларымны да тәкъдим итә. Сыйфатлы итеп теләсә-нәрсә кертәм.

Кызлардан игътибар тагын да арттымы? Сөйгән ярыңны очратмадыңмы әле?

Кызлардан игътибар һәрвакыт булды һәм бар. Мин аларга инде игътибар да итмим. Сөйгән ярым бар, Аллаһка шөкер.

Трамп: Ирану потребуется 20 лет для восстановления военной мощи

Президент Соединенных Штатов Америки Дональд Трамп заявил, что возрождение военного потенциала у Ирана м ...

  • 10.05.2026

В России впервые рукоположили африканского семинариста

@ Oleksii Chumachenko/Keystone Press Agency/Global Look Press Управление Наци ...

  • 10.05.2026

Европейский сейсмоцентр: в Чили зафиксировано землетрясение 5,8

В центральной части Чили было зафиксировано землетрясение с магнитудой 5,8. Данное событие освещено Евро ...

  • 10.05.2026

100-летний ветеран рядом с Путиным: трогательные фото героев ВОВ на параде

Поздравление ветеранов Великой Отечественной войны от волонтёров региональной общественной организ ...

  • 09.05.2026