Татарстанда 2 айлык бала ваннада тончыгып үлгән
Узган ялларда Чаллының 51нче комплексында ваннада бала юындыру фаҗига белән тәмамланган.
Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә.
Ваннада ике айлык баланы юындырганда әнисе эшкә мавыгып калдырып чыгып киткән булган. Бала ваннада тончыгып үлгән.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү башланган.