Чаллыда күренекле табиб Марсель Хәкимов вафат булды
Ул соңгы елларда махсус хәрби операция зонасында яралыларны дәвалады.
Чаллыда табиб Марсель Хәкимов кинәт вафат булды. Ул 20 елдан артык ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә эшләде.
Башта табиб-травмотолог-ортопед, аннары БСМПның травмотология пункты мөдире вазифасында халыкка хезмәт итте.
"Марсель Илгирович эшендә һәрвакыт үзенең иң яхшы сыйфатларын күрсәтте, авырулар аны игътибарлы, гадел, үз эшенең остасы булганы өчен хөрмәт иттеләр, ә хезмәттәшләре җаваплылыгы һәм хезмәт сөючәнлеге өчен яратты. — дип хәбәр иттеләр БСМПның социаль челтәрендә. — Ул кешеләргә һәрвакыт ярдәмгә ашыкты. Туганнарына, дусларына гына түгел, бөтен илгә булышырга омтылды. Гомеренең соңгы елларын Марсель Илгирович Ватанга хезмәткә багышлады — махсус хәрби операция зонасында яралыларга медицина ярдәме күрсәтте.
Аннан кайткач Чаллы мэры Наил Мәһдиевның Рәхмәт хатларына лаек булды. Без аны үз эшенең остасы булган искиткеч табиб, зур хәрефтән языла торган кеше итеп күңелләребездә сакларбыз".
Марсель Хәкимов белән хушлашу 5 июньдә 8 сәгать 35 минутта БСМПның моргында була.