Омскидан Мәскәүгә очучы самолет ашыгыч рәвештә Казан аэропортына төште
Омскидан Мәскәүгә очучы самолёт иртәнге сәгать алтыда ашыгыч рәвештә Казан аэропортына төшеп утырды, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Гадәттән тыш хәлнең сәбәбе – пассажирларның берсенең хәле начараю. Аны тиз арада Казан хастаханәләренең берсенә алып киткәннәр.
Алга таба боинг маршрут буенча очуын дәвам итте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.