Татарстанда укытучыларны ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтәчәкләр

Татарстанда мәгариф программасы башлана. Педагоглар аның барышында ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтеләчәк.

Мәктәпләрдән – 600, урта һөнәри белем бирү оешмаларыннан – 100 укытучы шул рәвешле квалификациясен күтәрәчәк. Проектны гамәлгә ашыруга акчаны Мәгариф һәм фән министрлыгы бирә. Субсидияне Татарстанда Мәгарифне үстерү институты алачак.

Институтка акча бирү өчен тиешле документлар, шул исәптән чаралар программасын һәм, исәп-хисаплар белән, аңлатма язуын әзерләргә кирәк. Заявканы карап тикшерү срогы – ун эш көненә кадәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел сентябрь аеннан республиканың 100 мәктәбе һәм 35 көллиятендә ясалма фәһем буенча түгәрәкләр эшли башлаячак. Быел җәен 623 информатика укытучысын шул түгәрәкләрне алып баруга әзерләячәкләр.

Бу башлангычлар 2030 елга кадәр ясалма фәһемне үстерү буенча республика программасы кысасында гамәлгә ашырыла. Аның бюджеты 5 миллиард сум тәшкил итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

За день над Россией сбили еще свыше 300 БПЛА – дроны уничтожали и на пути к Москве

Силы ПВО России продолжают отбивать массированную атаку дронов ВСУ. С 07:00 до 20:00 над регионами ст ...

  • 06.06.2026

Застрявший в Китае российский подросток вылетел домой

Застрявший в аэропорту Гуанчжоу российский подросток вылетел в Москву Российский подрост ...

  • 06.06.2026

Зампред КНР Хань Чжэн прибыл с визитом в Белоруссию

Изображение сгенерировано нейросетью ChatGPT Шестого июня заместитель председателя Ки ...

  • 06.06.2026

Развожаев назвал число пострадавших после атаки ВСУ на Севастополь

Военнослужащий ВСУ Развожаев: два человека пострадали после атаки ВСУ на Севастополь Восе ...

  • 06.06.2026