Данир Сабиров приютта концерт куйган: «Кемдер күрсен өчен дип башкарган эш түгел»

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров “Кеше приюты”ндагыларны сөендерде.

Җырчының хатыны Миләүшә приютка еш ярдәм итә, хәтта кызлары да әниләре белән изге эшләрдә катнаша. Соңгы баруында Миләүшә үзенә ирен дә иярткән булган. Мохтаҗларга күчтәнәчләр тараткан Данирның күңеле бөтенләй йомшарып киткән. Ул бирегә концерт куярга киләм дип вәгъдә биргән була.

– Монда килеп шаккаттым. Шушы эшне оештырган эшмәкәр егетләргә соклануым чиксез. Мин аларга рәхмәтлемен. Дәүләт ярдәменнән башка үз көчләре, иганәчеләр белән нинди зур эш башкаралар. Минем дә алар рәтенә кереп китәсем килде, – ди Данир. – Монда килгәч, язмышларын тыңлап, йөрәкләр әрнеде. Араларында кемнәр генә юк. Приютта эшләүчеләр безгә ризык та алып килүче бар, киемнәр дә, күчтәнәчләр дә җитәрлек, өлкәннәргә игътибар кирәк, диделәр. Ике дә уйламыйча, концерт куйсам ярыймы, дидем. Мондагы кешеләргә ярдәм күрсәткәч, күңелгә шундый рәхәтлек килә.

Җырчының хатыны Миләүшә әйтүенчә, узган килгәндә кешеләр Данирны танып алып, бер-ике җыр җырлавын үтенгән булган.

– Биредәге кешеләрне сөендерәсе килде. Кемдер күрсен өчен дип башкарган эш түгел бу. Күңелебез шулай куша, – ди Миләүшә.

Данир Сабиров приютта концерт куйган: «Кемдер күрсен өчен дип башкарган эш түгел»

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров “Кеше приюты”ндагыларны сөендерде. Җырчының хатын ...

  • 07.05.2026

Цайсинь: Китайский танкер атаковали в Ормузском проливе

В понедельник на входе в Ормузский пролив произошла атака на нефтяной танкер, принадлежащий компании из ...

  • 07.05.2026

Подразделения ВСУ начали нести потери от хантавируса

В рядах ВСУ зафиксирована вспышка хантавируса, вызывающего поражение внутренних органов и приводящего к ...

  • 07.05.2026

Мотоциклист, который сбил актрису Добромилову, отправлен под домашний арест

В Москве суд отправил под домашний арест мотоциклиста, сбившего актрису Ксению Добромилову. Об этом с ...

  • 07.05.2026