Владимирдан Степановлар гаиләсе бәхетләрен авылда тапканнар

Владимирдан Степановлар гаиләсе бәхетләрен авылда тапканнар

Авылыңда, бигрәк тә үз туганнарың арасында бәхетле гаиләләр булуы — бик күркәм күренеш. Владимир авылыннан Любовь Никифоровна һәм Степан Степановлар гаиләсе турында авылдашлары Ольга Гыльметдинова язды.

Аларның гаилә тарихы 1987 елдан башлана. Авылыбызның яшь, уңган механизатор егете Степан Степанов үзенә тормышта пар итеп, мәктәпне бетергәч башкалар кебек шәһәргә чыгып качмаган эшчән, сабыр, чибәр Люба Чемкинаны сайлый. Яшьләр төп йортта яшәп китәләр. 1988 елда беренче кызлары Светлана дөньяга килә. Туксанынчы еллар башлангач, колхоз таркала, айлар буе хезмәт хакы күрмичә, бушка эшләргә туры килә. Степан белән Люба, авырлыклардан куркып калмыйлар: 1991 елда башка чыгып, күп итеп мал асрый, яшелчәсен, җиләк-жимешен үстерә башлыйлар. Бу вакытта инде икенче кызлары Венерага да 2 яшь була. Яшьләр зарланмыйча тормыш арбасын тарталар, үзләренең яңа өйләре турында хыялланалар. Тырышлыклары бушка китми, 2002 елда кирпеч өйле булалар. Иркен, яңа өйдә тагын бер кызлары Эльмира туа. Ә инде уллары Иван — соңлап кына бирелгән Ходай бүләге.

Аллага шөкер, йокысыз төннәр, ал-ял дими эшкә чабулар артта калган. Инде Степан белән Люба — пенсионерлар, алай гына да түгел, сөекле бабай белән әби.

«Алма агачыннан ерак төшми», ди халык. Балаларының дүртесе дә эшләп үстеләр. Тир түгеп, чалгы белән печән чаптылар, кул пычкысы белән утын кистеләр. Мәктәптә дә тырышып укыдылар, барысы да чаңгы ярышларында катнашып, район күләмендә призлы урыннар яуладылар. Олы кызлары Светлана — аш-су остасы. Алабуга шәһәренең электр челтәрләре компаниясе эшчеләрен тәмле ашлар белән сыйлый, эшен ярата, аны да хөрмәт итәләр. Керәшен җыруларына гашыйк Светлана Алабуганың «Ак каз» керәшен фольклор ансамбле солисты да әле ул.

Кечкенәдән әтисе янында трактор кабинасында утырып йөрергә яраткан кызлары Венера бик җиңел генә машина йөртү таныклыгы алса да, үзенә иң изге профессияне сайлады. Хәзерге көндә Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм дәваханәсендә операция медсестрасы булып эшли. Аңлашыла ки, мондый авыр, җаваплы эштә теләсә кем эшли алмый. Венера үзенә тиң итеп, эшчән татар егетен сайлады. Альберт кияү шәһәр егете булса да, авылдагы эшләрдән куркып тормады, барысына да өйрәнде. Кызлары Элинага 6 яшь кенә булса да, талантлы бала. Ул республикакүләм «Мин яратам сине, Татарстан» бәйгесендә катнашып, «Аңлашабыз дуслык телендә» номинациясендә I дәрәҗә дипломга лаек булды.

Эльмира да үзенә җаваплы профессия сайлады. Ул Чаллы шәһәренең педагогия университетын тәмамлап, «Акчарлак» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Сөйкемле, сабыр Эльмираны балалар үз әниләредәй яраталар.

Ваня әле быел авыл мәктәбен генә тәмамлый. Шулай булса да, авылда аны белмәгән, яратмаган кеше юктыр. Кечкенә булса да, төш кенә ул. Белмәгән, эшләмәгән эше юк бу баланың. Авылда кемгә нинди ярдәм кирәк булса да, Ваняны чакырабыз. Киләчәктә үзенә төпле профессия сайлаячагына шигем юк, ул бер эштән дә курыкмый.

Балаларын мактадым да мактадым, ә Степан белән Любаны онытып җибәргәнмен. Степанның хезмәт чорында алган бүләкләрен, грамоталарын санап бетерерлек түгел. «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исемгә лаек булган хезмәт ветераны ул бүген.

Ә туганым Любаның андый зур исемнәре юк, авылыбызның йөзек кашы булган «Талир тәңкә» керәшен фольклор ансамбле солисты ул. «Гомер буе сыер савучы булып эшләсәм дә, укытучылар белән бергә концерт куеп йөрдем». — дип шаярта ул үзе. Әйе, Люба жырга-моңга гашыйк, поэзияне ярата. Авыл бәйрәмнәренең сценарийлар яза, үзе алып та бара. Авылны үлеп ярата, авыл яшәсен, дип җаны-тәне белән тырыша. «Мин шәһәрдә бер көн дә тора алмыйм», — ди ул. Люба кебек энтузиастлар булганда керәшен авыллары яши әле ул.

Ольга ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА.

Казан шәһәре.

В Иране пообещали США и Израилю организовать шквал ракет и БПЛА

Официальный Тегеран пообещал ответить мощным шквалом ракет и БПЛА на любое проявление военной агрес ...

  • 03.06.2026

Суд приговорил супругов Валуевых к 17 и 18 годам за финансирование "Азов"

Южный окружной военный суд вынес заочный приговор супружеской паре из Махачкалы — Надежде и Дмитрию Валу ...

  • 03.06.2026

Владимирдан Степановлар гаиләсе бәхетләрен авылда тапканнар

Авылыңда, бигрәк тә үз туганнарың арасында бәхетле гаиләләр булуы — бик күркәм күренеш. Владимир авылы ...

  • 03.06.2026

Екатерина Варнава: Россия не простила, Европа не приняла. Что осталось от звезды Comedy Woman?

Для миллионов россиян Екатерина Варнава долгие годы была олицетворением ироничной уверенности ...

  • 03.06.2026