Табиб үзең генә яшәгәндә вируслар һәм бактерияләрдән сакланып буламы-юкмы аңлаткан

Мәгълүм булганча, чирләрне төрле вирус һәм бактерияләр китереп чыгара. Әмма хәтта эшкә бармыйча, өйдә ялгызы гына яшәүче кеше дә салкын тидереп авыртырга мөмкин. Бу дөньяда үзеңне микроорганизмнардан тулысынча саклап булмый чөнки. Табиб-терапевт Александра Митькина «Российская газета» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, вирус һәм бактерияләр һавада да, төрле өслекләрдә, азык-төлектә дә бар. Шулай ук алар үзара аралашканда гына түгел, бәлки әйберләр аша, су аша да күчә. Мәсәлән, курьер тоткан пакет яки лифттагы төймә аша да чир ияртергә мөмкин. Шул ук вакытта вируслар бик тиз таралучан. Табиб әйтүенчә, арада иң «җәһәте» – кызамык вирусы. «Чирле кеше белән җилләткеч системасы гомуми булган бер бинага килеп эләккәндә, сырхау башка катта булса да, прививка ясатмаганнарның барысы да диярлек вирус йоктырачак», – дигән медик.

Моннан тыш, белгеч сүзләренә караганда, күп кенә вируслар организмда «йокы» халәтендә озак саклана ала. Иммунитет төшсә, алар көчәеп, салкын тидерүгә охшаш билгеләр китереп чыгара.

Ә инде иммунитет төшүнең төп сәбәпләре булып стресс, нык алҗу, тиешенчә йокламау, туңу тора, дип санап үткән белгеч.

Бактерияләр дә безнең эчтә яши. Әйтик, гемофиль таякчыгы озак вакытлар буе тамакта шыпырт кына ятарга мөмкин. Иммунитет тәртиптә булганда, ул әле «баш калкытмый». «Стафилококк, хәтта пневмококкның да күпмедер вакыт аралыгында үзләрен берничек тә сиздермәве бар. Иммунитет төшсә, аз гына туңган очракта да, үзебезнең бактерия кайвакыт бик җитди инфекция чыганагына әйләнергә мөмкин», – дип басым ясап әйткән табиб.

Шуңа күрә хәтта аралашмыйча гына яшәсәң дә авырып китү ихтималы юк түгел, дип йомгаклаган сүзен белгеч.

В Татарстане организуют летний отдых для 180 тысяч детей

Особое внимание должны уделить семьям участников и ветеранов СВО, а также семьям, которые находятся в тр ...

  • 23.05.2026

РЖД восстановит мост Аргун – Ханкала после разрушительных осадков

Из сообщения компании "РЖД" в мессенджере Макс стало известно, что в Чечне началось восстановление желез ...

  • 23.05.2026

МВД лишило российского гражданства более 4,5 тыс. человек за 2,5 года

МВД России лишило гражданства РФ более 4,5 тыс. человек с октября 2023 года, сообщил начальник управлени ...

  • 23.05.2026

Польша назвала сокращение войск США предательством и нарушением обязательств

Решение Пентагона отменить отправку бронетанковой бригады в Польшу вызвало у местных властей чувство пре ...

  • 23.05.2026