1 марттан ниләр үзгәрә: Россиялеләрнең кесәсенә һәм тормышына йогынты ясаячак 7 мөһим яңалык
Язның беренче көне белән бергә Россия законнарында да җитди үзгәрешләр үз көченә керә. Финанслар, социаль түләүләр, хезмәт күрсәтү өлкәсе — март аенда безне ниләр көтә? Редакция иң мөһимнәрен бергә туплады.
1. Пенсионерларга өстәмә түләү
Февраль аенда 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән пенсионерларны яхшы яңалык көтә. 1 марттан аларның иминият пенсиясе икеләтә артачак. Гыйнвардагы индексацияне (7,6%) исәпкә алып, түләү күләме 19 169,38 сум тәшкил итәчәк.
2. Микрозаемнар: мошенниклардан яңа киртә
Микрофинанс компанияләре аша акча алу катлаулана. Хәзер онлайн заем рәсмиләштергәндә кешене биометрик мәгълүматлар ярдәмендә идентификацияләргә тиеш булачаклар. Бу чара чит кеше исеменә кредит алу очракларын булдырмау өчен кертелә.
3. Онлайн-сервисларга «автотүләү» тыела
Кинотеатрлар, мәгариф платформалары һәм уен сервислары хәзер кулланучының рөхсәтеннән башка банк картасыннан акча ала алмаячак. Цифрлы язылулар (подписка) өчен түләүләр ачык һәм контрольдә булырга тиеш.
4. Кунакханәләргә — машина йөртү таныклыгы белән
Хәзер отельләргә урнашу өчен паспорт кына түгел, машина йөртү таныклыгын да күрсәтергә мөмкин. Тагын бер уңайлык: броньны акча югалтмыйча гамәлдән чыгару өчен бер тәүлек кала хәбәр итү дә җитәчәк.
5. Алиментлар һәм бердәм пособие
Аерылышкан гаиләләр өчен балалар пособиесен исәпләү тәртибе үзгәрә. Хәзер алиментлар МРОТка карап түгел, ә төбәктәге уртача хезмәт хакына таянып саналачак. Бу адреслы ярдәмне гаделрәк итү һәм «ялган аерылышулар» белән көрәшү өчен эшләнелә.
6. Рус телен яклау һәм элмә такталар
1 марттан рус телен яклау турындагы төзәтмәләр үз көченә керә. Бу яңалык, беренче чиратта, эшмәкәрләрнең кесәсенә сугачак. Кибет исемнәре һәм барлык элмә такталар рус телендә язылган булырга тиеш. Чит ил сүзләре бары тик ике очракта гына рөхсәт ителә. Кагыйдәне бозучыларга штрафлар каралган:
Шәхси эшмәкәрләргә — 1 000 сумга кадәр;
Компанияләргә — 10 000 сумга кадәр.
7. Такси өлкәсендәге үзгәрешләр һәм «балтырган штрафы»
Такси: Таксопаркларны Россиядә җитештерелгән яки реестрга кертелгән Кытай машиналарына күчәргә мәҗбүр итәләр. Бу машина йөртүчеләр кытлыгына һәм такси бәясе артуга китерергә мөмкин.
Бакчачыларга: 1 марттан үз участокларында Америка өрәңгесе һәм балтырган (борщевик) үстерүчеләргә штраф яный башлаячак. Җир хуҗаларына чүп үләннәренә каршы вакытында чара күрергә киңәш ителә.