Галимнәр ни өчен йомырканы көн саен ашауның файдалы булуын аңлатты
Соңгы тикшеренүләр нәтиҗәләренә караганда, сәламәтлегендә җитди кимчелекләре булмаган кешегә атнасына 5-7 йомырка ашау файдалы. Гәрчә дистәләрчә еллар буе безнең аңыбызга, йомырка холестеринны күтәрә, шуңа күрә аны атнасына 1-2 данәдән арттырырга ярамый, дип, сеңдерелеп килсә дә.
Аны куркыныч ризыкка әверелдерүдә кайчандыр Американың популяр журналлары, күрәсең, үз мәнфәгатьләрендә, күп көч куйган. Ә фән нигезле дәлилләре белән йомырканы “яклап” чыкмаган. Менә хәзер барысы да үзгәргән дә куйган. Йомырканың холестеринны күтәрүе фән нигезендә расланмаган, дип яза “Российская газета”. Берьюлы берничә ил, аерым алганда, АКШ, Япония, Кытай, Австралия галимнәре, үзләренең тикшеренүләрен уздырып, йомырканы бертавыштан “аклаганнар”. Алар белдергәнчә, йомырка зарарсыз гына түгел, бәлки күп кенә авыруларны, аерым алганда, Альцгеймер авыруын кисәтүдә файдалы да. Өстәвенә әлеге ризык “әйбәт” холестеринны (ЛПВП) күтәрә, димәк, кан тамырларында төерчекләр барлыкка килүгә аяк чала.
Белгечләр раславынча, бу ризыкта организм өчен иң мөһим матдәләр: Менделеев таблицасындагы барлык макро- һәм микроэлементлар, 12 төп витамин, минералларның, аминокислоталарның 96 проценты бар. Менә хәзер инде галимнәр, йомырканың, киресенчә, холестеринны төшерүгә, мускул массасын арттыру, сөякләрне ныгыту, баш миенең эшчәнлеген яхшырту, кан басымын төшерү, катарактаның пәйда булуын кисәтү, бавыр эшчәнлегенә ярдәм итүен раслаган.
Әйтик, Америка галимнәре мәгълүматларына караганда, көненә 1 йомырка ашаучыларда Альцгеймер авыруы килеп чыгу куркынычы аны ашамаучылардагыга караганда 27 процентка кими. Шулай да табиблар теләсә кайсы ризыкның, шул исәптән йомырканың да чамасын белеп кенә ашарга киңәш итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.