8 март бәйрәменә әзер котлаулар

8 март бәйрәменә әзер котлаулар

Иң матур теләкләр.

***

Хөрмәтле гүзәл затлар!

Халыкара хатын-кызлар көнегез белән котлыйм. Сәламәтлек, бәхет, теләгән хыялларыгызның чынга ашуын телим. Сезнең кайгыртучан булуыгыз өчен зур рәхмәт! ! Гомерегездә һәрчак шатлык, мәхәббәткә урын калсын. Бәхетле булыгыз!

***

Хөрмәтле ханымнар!

Бүгенге көн — сезнең барлык изге хисләрегезне, түземлегегезне һәм чиксез яхшылыгыгызны билгели. Сез бу дөньяны яктыртасыз һәм җылытасыз. Һәр мизгелегез бәхет белән тулсын, хыялларыгыз җиңел һәм матур юллар белән тормышка ашсын.

Сез — безнең илһам чыганагы. Яз сезгә яңа көчләр һәм күңелле эмоцияләр бүләк итсен.

8 Март белән!

***

Халыкара хатын-кызлар көне язның беренче аенда бәйрәм ителүе очраклы түгел. Яз һәм хатын-кыз — асылда охшаш, алар дулкынландыра, йөрәкләрне җилкендерә, кышкы йокыдан уята, батырлыкка чакыра.

Безнең сөйкемле хатын-кызларыбыз, сез безгә, ир-атларга тормышта илһам бирәсез, бертөрле, күңелсез, караңгы көннәрне яктыртасыз. Без тормыштагы мөһим эшләрне бары сезгә ошар өчен генә башкарабыз.

Бу дөньяда булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Күзләрегез гел бәхет белән балкып торсын. Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! 8 Март белән!

***

Кадерле хатын-кызлар, Халыкара хатын-кызлар көне белән! Яз урамда гына түгел, күңелләрегездә дә чәчәк атсын, ә матурлыгыгыз тирә-юньдәгеләрне сөендерсен. Сезгә бәхет, иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын. Сезнең барлык көннәрегез дә кояшлы, якты һәм истә калырлык булсын, гаиләләрдә татулык хөкем сөрсен, тормышларыгыз матур булсын. 8 Март белән тәбрик итәбез!

***

Мәрхәмәтле, олы йәрәкле әниләребез, йомшак куллы, сабыр әбиләребез, нечкә күңелле, зифа буйлы апаларыбыз һәм сеңелләребез!

Менә тагын барыбыз да зур түземсезлек белән көткән 8нче март- чәчәкле яз бәйрәме җитте. Без, сезнең белән көннең яктылыгы — кояшта, күкнең матурлыгы — йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда икәнен беләбез. Сезне шул җир йөзен бизәгән халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Бәйрәмнең барысыда тәнгә җиңеллек , рәхәтлек , җанга ял алып килә, ә бу бәйрәм — аеруча нурлы, аеруча куанычлы.

фото: татар-информ

Губернатор Севастополя объявил об усилении мер на выпускных

В школах Севастополя выпускные мероприятия будут организованы в усеченном формате с усилением мер безопа ...

  • 22.06.2026

Под Ровно уничтожена инфраструктура, через которую шло оружие НАТО для ВСУ

Фото: Telegram-канал «Осторожно, Москва» Российские военные в ночь на текущие сутк ...

  • 22.06.2026

Татарстан табиблары Макс аша 51 меңнән артык медконсультация уздырган

Макс аша Татарстан табиблары 51 меңнән артык медицина консультациясе уздырган. моннан тыш, илебез ме ...

  • 22.06.2026

Белгеч машинаның су эчендә калуын күрсәткән эзләрне ничек табарга икәнен аңлатты

Су астында булып алган машина яңартылганнан соң да бату эзләрен сакларга мөмкин. Су кузовның эчке куыш у ...

  • 22.06.2026