«Бердәнбер улымны алып киткәч тормышта гамем калмады»

«Бердәнбер улымны алып киткәч тормышта гамем калмады»

Рауза апага көн дә бәйрәм кебек хәзер

2022 елның ноябрендә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә алынып, көчле штурмнарның берсендә яраланып, бер аягын югалткан Шубан авылы егете Рамил Хәйретдиновка туган якларына аяк баскач, тыныч тормышка ияләнергә авыр була.

— Рамилне бит аны 24 октябрь көнне алып киттеләр, Казанда ул бер кич кенә йок-лады да, 25 октябрь көнне Воронеж каласына озаттылар, — дип сөйли әнисе Рауза апа. — Нигә алай тиз булды бу соң, дигәнгә, өч балалыларны кире кайтару хисабына кешеләр кирәк булды, диделәр. Хәерлесе булсын дидем инде. Бердәнбер улымны алып киткәч борчылганымны белсәгез икән сез, тормышта гамем калмады, үзәкләрем өзелде, күзләремнән яшьләр кипмәде. Әни малае бит ул, шулкадәр ярата ул мине.

Рамил Воронежда бер генә атна өйрәнүләр үтә, аннан соң аны Л. юнәлеше буенча алгы сызыкка алалар. Яралангач бер ел тирәсе госпитальдә дәвалана.

Бер аяксыз, протезга калуны Рамил авыр кичерә. «Һай, ияләнә алыр микән инде», дип, ананың улына караган саен йөрәге сызлана. Әкренләп барысы да була, Рауза апа килене Алсуга бик рәхмәтле, улымны яхшы итеп тәрбияли, рәхмәт яусын аңа, ди. Алсу Әтнә районы кызы икән, тән һәм йөрәк ярасы белән кайткан иренең төп таянычы ул.

Ә Рауза апага көн дә бәйрәм кебек хәзер, чөнки улы янында. Тик менә сәламәтлеге генә какшап киткән, кан басымы еш күтәрелә, хастаханә юлында йөри. Бәйрәм көннәрендә иң изге теләкләр янәшәсендә ныклы сәламәтлек тә телибез сезгә, Рауза апа!

Батыр уллар үстергән әниләр турында тулырак: «Хезмәт» газетасы битләрендә.

Рейтер: Срыв переговоров по Газе из-за операции США и Израиля

Переговоры по стабилизации ситуации в секторе Газа временно приостановлены в связи с операцией, проведён ...

  • 09.03.2026

Мбаппе задел блогера Самойлову в парижском отеле, фанаты сняли

Форвард мадридского клуба «Реал» Килиан Мбаппе попал в центр внимания после того, как на выходе из париж ...

  • 09.03.2026

Еще 7,5 тыс. человек вывезут в Россию из ОАЭ, Катара и Омана

Сегодня из стран Ближнего Востока в Россию вывезут ещё более 7,5 тысячи человек. Запланировано 33 ави ...

  • 09.03.2026

Довериться «родственной лотерее» или пойти к нотариусу: адвокат объяснил, как правильно вступать в наследство

Адвокат напоминает, что российским законодательством предусмотрены два способа вступления в на ...

  • 09.03.2026