Казанда Россия - АСЕАН эшлекле форумы башлана
Казанда Россия — АСЕАН эшлекле форумы башлана. Ул Россия белән Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең 35 еллыгына багышланган.
Эшлекле форумның ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһим, СЕАН Генераль Секретаре Као Ким Хорн да катнашачак дип көтелә.
Эшлекле форум кысасында документлар имзалау да каралган.
Билгеле булганча, 17-19 июньдә Татарстан башкаласында Россия — АСЕАН саммиты уза. Ул бүген эшлекле форум белән башланып китәчәк.