Танылган эстрада җырчысы танышу сайтында утыруы турында: «Татар егетләре белән генә танышам»

Җырчы Эльвира Хамматова үзенең тиң ярын танышу сайтларында эзләве турында социаль челтәрдә сөйләде.

– Әйе, мин чыннан да танышу сайтларында утырам. Анда төрле милләт кешеләре, егетләр-кызлар утыра. Мин шәхсән татар егетләре белән танышам, – ди җырчы.

Әлбәттә, җырчыны танучылар бар һәм алар аның танышу сайтында утыруына шаккаталар. Эльвира Хамматова анда утыруның бер кимчелен дә күрми, чөнки аның гарфигы белән кайдадыр танышып йөрергә вакыты юк. Танышу сайтын ул иң кулай урыннарның берсе дип саный. Соңгы вакытта җырчы үзе дә Айгөл Бариева белән танышу чаралары оештыра, ялгыз кешеләргә үз парларын табарга ярдәм итә.

– Үзенең сөйгән ярын эзләүчеләр булса, әйдәгез, әлеге рилс астында кыскача гына мәгълүмат калдырабыз. Әйтик, мин Эльвира. Казаннан, 40 яшь. Үземнең насыйп ярымны эзлим. Иҗатыма гашыйк булган, улымны кабул итә торган, акча эшли белә торган, яратышып, матур тормышларда өй төзеп яши торган – якынча шулайрак, – дигән җырчы.

Эльвира Хамматова беренче иреннән шактый еллар элек аерылды һәм хәзерге вакытта Солтан исемле улын үстерә. 2023 елда җырчы үзеннән күпкә яшьрәк Равил исемле егет белән гаилә корды, тик әлеге никахның гомере озын булмады.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

В Петербурге задержан мужчина, обливший бывшую кислотой и изрезавший ножом

В Санкт-Петербурге задержан подозреваемый в нападении на бывшую возлюбленную, сообщила официальный ...

  • 24.05.2026

В Южной Осетии нашли тело пропавшей российской женщины-режиссера

@ Eric Lee/CNP/Global Look Press Удивительно не то, что Тулси Габбард ушла с ...

  • 24.05.2026

Глава РСПП призвал усилить значимость арктических маршрутов России

На фоне напряженной ситуации в Ормузском проливе, Россия должна прилагать максимальные усилия для повыше ...

  • 24.05.2026

Симоньян уверена, что песни о победе зазвучат на российских улицах совсем скоро

МОСКВА, 24 мая, ФедералПресс. Главный редактор международной медиагруппы «Россия сегодня» и те ...

  • 24.05.2026