Кемне бурычлардан азат итмиләр? Юстиция министрлыгы аңлатты

Кеше банкротлыкны ясалма рәвештә оештырса, ул бурычлардан азат ителмәячәк.

Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан юстиция министры урынбасары Максим Боровков белдерде.

Аның сүзләренчә, кайбер кешеләр кредитлар алып, баштан ук аларны кире кайтарырга җыенмый. Мондый гамәлләр намуслы банкротлык дип саналмый.

«Әгәр бурычлы кеше кредит ала һәм баштан ук кредиторлар алдындагы йөкләмәләрен үтәү ниятендә булмый икән, мондый тәртип намуслы дип танылмый. Бу очракта кеше бурычлардан азат ителми», – дип аңлатты министр урынбасары.

Боровков билгеләп үткәнчә, кайбер очракларда мондый гамәлләрдә җинаять билгеләре дә булырга мөмкин.

Министр урынбасары әйтүенчә, гражданин банкрот дип танылган очракта да кредиторлар бурычлының соңгы өч елдагы килешүләрен тикшерергә хокуклы.

Әгәр банкротлык алдыннан бурычлы кеше:

* милеген саткан,

* кыйммәтле әйберләрен киметелгән бәядән тапшырган,

* яки аларны кемгәдер бүләк иткән икән,

мондый килешүләр шикле дип танылырга мөмкин.

Бу очракта кредиторлар суд аша әлеге килешүләрне гамәлдән чыгаруны таләп итә ала.

Боровков сүзләренчә, мондый чаралар бурычлы кешенең милеген яшерү очракларын булдырмау өчен кулланыла.

Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив һәм көндәшле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Гущин рассказал о сложностях приспособления ОКН в Татарстане

Собственнику при реконструкции необходимо сохранить историко-культурную ценность объекта и обеспечить бе ...

  • 12.03.2026

Деревенская пицца с копченой курочкой: беспроигрышное тесто на молоке и дрожжах

Эта домашняя пицца «Деревенская» получается особенно уютной и сытной. Пышное тесто на молок ...

  • 12.03.2026

В Иране раскрыли новые детали смертельной атаки на школу в Минабе

МИД Ирана: удар по школе в Минабе был нанесен двумя ракетами Tomahawk Удар по школе в Ми ...

  • 12.03.2026

После возгорания нового троллейбуса в Калуге все машины этой серии сняли с линий

В Калуге утром 11 марта загорелся новый троллейбус на улице Фомушина. После случившегося все м ...

  • 12.03.2026